Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фрадков Хәбриевны эшеннән алды


Мәскәү – Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Фрадков федерал сәләмәтлек өлкәсен күзәтү хезмәте җитәкчесе Рамил Хәбриевны урыныннан алган. Бу турыда ул бүген Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте. Премьер сүзләренчә, ташламалардан файдаланучыларны дару белән тәэмин итү өлкәсендә кәнәгәтләнеп булмаслык вазгыяәт туган, бу карарны ул шуңа кабул иткән. 90-нчы еллар башында Татарстанның сәләмәтлек министры булган Хәбриев, соңгы 10 елда Мәскәүдә, Русиянең сәләмәтлек өлкәсендә төрле урыннарда ешләде.
XS
SM
MD
LG