Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклавчылары үзбәк качакларын яклый


Мәскәү – Русиянең хокук яклавчылары Русиядә тоткарланган 12 үзбәк качагын азат итергә таләп итә. "Ватандашлар ярдәме" дип аталган оешма җитәкчесе Светлана Ганушкина радиобызның үзбәк бүлегенә әйтүенчә, аларны иреккә чыгару карары җомга көнне кабул ителгән булуга карамастан, алар әле дә сак астында кала бирә. 20 ай буе сак астында булган качакларга хәзер кире Үзбәкстанга җибәрелү яный. Үз илләрендә алар 2005 елда Әндиҗанда каршылык чараларында катнашуда гәепләнә.
XS
SM
MD
LG