Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайның элекке башлык урынбасары хөкем ителгән


Казан – Татарстанның Югары мәхкәмәсе Чистай башлыгының елекке урынбасары Хәмзә Кашапов эшен кабат тикшергәннән соң, аны ришвәтчелектә гәепле дип тапкан һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгарган. Интерфакс хәбәрендә әйтелгәнчә, аңа шулай ук 250 мең рубль күләмендә штраф салынган. Хөкем дүшәмбе кичендә чыгарылган. Кашапов мәхкәмә бүлмәсендә үк кулга алынган.
XS
SM
MD
LG