Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганнар чит ил гәскәрләрен куа


Әфганстанда цивиль кешеләрнең үлеменә китергән ике очрактан соң, Җәлалабад каласында йөзләгән студент инде икенче көн рәттән, чит ил гәскәрләрен илдән китергә таләп итеп каршылык чарасы үткәрә. Дүшәмбедә Әфган рәсмиләре НАТОның һава һөҗүме нәтиҗәсендә Каписа вилаятендә 9 цивиль кешенең үлгәнен хәбәр итте. Якшәмбедә Җәлалабад каласы янында американ хәрбиләре белән гыйсянчылар арасында булган бәрелештә 10 цивиль кеше үлгән иде. Әфган хөкүмәте бу хәлләрне җентекләп тикшерергә күрсәтмә бирде.
XS
SM
MD
LG