Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шигыйләргә һөҗүмнәр дәвам итә


Багдад – Гыйракта шигыйләргә каршы һөҗүмнәрдә бүген тагын кимендә 15 кеше үтерелгән. Багдадның көньягында машинага куелган бомба шартлау нәтиҗәсендә 8 кеше үлгән, 20дән артыгы яраланган. Кичә Һилла каласында булган интиһар һөҗүм нәтиҗәсендә 120-ләп кеше һәләк булган иде.

Шушы һөҗүмнәргә карамастан, меңләгән шигый Кербала каласына килүен дәвам итә. Җомга көнне анда Мөхәммәт пәйгәмбәрнең оныгы Хөсәен имамның кырыгы бетүгә багышланган чаралар үтергә тиеш.
XS
SM
MD
LG