Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Италия журналисты урланган


Кабул – Әфганстанда Италиянең Репубблика гәзите хәбәрчесе Даниеле Мастроджакомо урланган. Ул илнең көньягында Кандаһар тирәсендә эшләгән булган. Талиплар аны шпионлык итүдә гәепләп урлавын белдерде. Италиянең Кабулдагы илчелеге журналист белән элемтәгә керергә тырыша. Әфганстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле Земарай Башари, журналистлар өлешчә үзләре гәепле, диде. "Алар полициягә хәбәр итмичә, теләгән урынга баралар. Алай да, без тикшерү эшләрен алып барабыз" диде ул.
XS
SM
MD
LG