Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә YouTube кайтарылды


Истанбул – Төркиядә Интернетта видео-язмалар белән алышу урыны булган YouTube сәхифәсенә салынган тыю көчтән чыгарылды. Ике көн элек Истанбул мәхкәмәсе, бу сәхифәдә заманча Төркиягә нигез салучы Мостафа Кемаль Ататүркне мәсхәрәләгән видео язмалар урнаштырыла дип, сәхифәгә тыю салган иде. Сүз иреклеген яклаучылар бу карарны артык кырыс дип тәнкыйть белдерде. Türk Telekom рәсмие Ahter Kutadgu сүзләренчә, бүген мәхкәмәдән яңа карар килү белән, алар YouTube сәхифәсенә салынган чикләүне шундук көчтән чыгарган.
XS
SM
MD
LG