Accessibility links

Буш бензинны этанолга алыштырырга чакыра


Сао Пауло – Кушма Штатлар президенты Джордж Буш, Латин Америка илләренә сәфәрен башлап, Бразилиягә килде. Бразилия президенты Луис Игнасио Лула да Силва белән сөйләшүләрдә алтернатив ягулык – этанол җитештерү мәсьәләсе күтәрелде. "Әгәр сез читтән китерелгән нефтькә бәйле икән, бу сезнең иминлек мәсьәләсе дигән сүз. Башкача әйткәндә, сез каядыр читтә кабул ителгән карарларга бәйле. Әгәр без этанол куллана башлыйбыз икән, без бу нефтькә бәйлелекне киметәбез" ди американ президенты.

Бразилиядә камыш һәм кукуруздан ясала торган этанол бензин урынына инде күптән кулланыла.
XS
SM
MD
LG