Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венада Косово турында сөйләшү бара


Венада Сербия җитәкчеге һәм Косово албаннары арасында Косово киләчәге турындагы БМО планы мәсьәләсендә сөйләшүләрне соңгы өлеше башланды. Сербия, Косово нигезендә мөстәкыйлек биргән планны кире каккан иде. Очрашу башланыр алдыннан Сербия җитәкчелеге, безнең фикер үзгәрмәде дип әйтте. Ковосо җитәкчеге БМО планын хуплый. Косово мәсьәләсендә сөйләшүләр бер ел елек башланган иде һәм нәтиәҗәләр бирмәде. Яклар капма каршы әйберләр тели. БМО вәкиле, Мартии Ахтисаари, Косово халыкара хакимиятләр карамагында дәүләт булыр, үзенең конституциясе, армиясе, туграсы һәм байрагы булган дәүләт булыр дип тәкъдим иткән иде. Серб азчылыкка хакимияттә катнашырга һәм мәдәниятен сакларґа зур хокук бирелү каралган иде. Косово президенты Фатмир Сежду, без мөстәкыйль Косово файдасына барлык аргументларны китерегә әзер, дигән иде. Ләкин Сербия премьер-министры Воистлав Коштуница, Косованы Сербиядән аеру БМО тарихында куркыныч мисал булачақ дип белдерде. Документны әзерлән БМО вәкиле Мартии Ахтисаари бу планны БМОның Иминлек Шурасына бу айда тәкъдим итәргә җиена.
XS
SM
MD
LG