Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад БМО Иминлек Шурасы утырышында катнашырга җыена


Иран президенты Мәһмүт Әхмәдинеҗад илнең атом программасы тирәсендәге бәхәстә карашын яклау өчен БМО Именлек Шурасының утырышында катнашырга тели. Моңа кадәр БМО Иминлек Шурасының даими әгъзәләре АКШ, Британия, Русия, Кытай, Франция, һәм аларга өстәп Германия дә Иранга уран баетудан баш тарткан өчен илгә кертелергә мөмкин яңа чикләүләр турында сөйләште. Көнбатыш илләре Иран атом программасын атом коралын ясау өчен куллана дип шикләнә, Тәһран исә , програмнары електр энергиясен эшләп чыгару өчен генә төзелә, дип белдерә
XS
SM
MD
LG