Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 9 полиция хезмәткәре һәләк булган


Һерат – Әфганстанның көнбатышында полиция машинасы минада шартлау нәтиҗәсендә кимендә 9 полиция хезмәткәре һәлак булган. Фараһ вилаятенең иминлек хезмәте башлыгы Сәет Ага Сакыйб "Ирекле Әфганстан радиосына", Баква район үзәгендә бер машинабыз минада шартлады. 9 хезмәткәр һәлак булды, шул исәптән полиция бүлеге башлыгы, берсе яраланды. Бер машина җимерелде" диде. Ул бу шартлау өчен Талибан сафларында сугышкан чит ил сугышчыларын гаепләде.
XS
SM
MD
LG