Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Судан хакимиятен гаепләде


Нью Йорк – Берләшкән Милләтләрнең кеше хокуклары шурасы Судан хакимиятләрен Дарфур төбәгендә сугыш җинаятләрендә катнашуда гаепләде. Шураның хисабында әйтелгәнчә, Дарфурда ватандашлар сугышы бара, җирле гарәп төркемнәре кара тәнле халыкны эзәрлекләвен дәвам итә. Моңа кадәр, Берләшкән Милләтләрнең кеше хокуклары шурасына, Дарфурдагы хәлләр турында каты итеп әйтмәве өчен, тәнкыйть белдерелә иде.
XS
SM
MD
LG