Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Косово мәсьәләсе әле өлгермәгән"


Мәскәү – Русия, Косово статусы мәсьәләсен Берләшкән Милләтләр Иминлек Шурасына тапшырырга иртә дип саный. Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, Сербия һәм Косово албаннары вәкилләре киңәшмәләрен дәвам итеп, уртак чишелеш табырга тиеш. Косово статусы мәсьәләсендә Венада үткән сөйләшүләр нәтиҗә бирмәде.
XS
SM
MD
LG