Уфага Русиянең үзәк банкы рәисе урынбасары Геннадий Меликъян килде. Ул Уфада узган “Банклар. Стандартлар. Сыйфат” исемле дүртенче халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша. Чарага кадәр Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов үзәк банк рәисе урынбасары белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда сүз банклар эшчәнлегенең нәтиҗәлеген күтәрү турында барды.