Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта 8 кеше үтерелде


Гыйрак башкаласында хәрби тикшерү капкалары янында интихарчылар 2 машинада бомба шартлатып кимендә 8 кешене үтерде. Беренче шартлау Багдад үзәгендә, күбесенчә шыгыйлар яшәгән Каррада районында булды. Күп тә үтмәстән башкаланың көняк-көнбатышында тагын бер бомба шартлады. Ул шартлауларга кәдәр көняктагы Искәндәрия шәһәрендә бомбалы машина шартлап кимендә 4 кешене үтергән иде. АКШ хәрбиләре узган бер тәүлек эчендә Гыйракта тагын 5 хәрби һәлак булды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG