АКШ хәрбиләре әйтүенчә, Гыйракта агулы хлорин газы ташучы 3 машинага бомба һөҗүме булган.
Кимендә 2 кеше үлгән, йөзләрчә кеше дәвалауга мохтаҗ.
Һөҗүмнәрнең өчесе дә җомга көнне булган.
2 һөҗүм Фәллүҗә шәһәрендә, берсе Рамадида.
Хәрбиләр әйтүенчә, хлорин газыннан агуланган тыныч халыктан 350-ләп кешегә һәм 6 коалиция солдатына табиб ярдәме күрсәтелгән.