Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин парламенты Фатаһ һәм Хәмасның уртак хөкүмәтен раслады


Фәлестин парламенты ике көндәш төркем Хәмас белән Фатаһ төзегән уртак хөкүмәтне раслады. Тавыш бирүдә Газзә белән Рамалла арасында видеоэлемтә урнаштырылды. Фәлестин Шурасының 87 әгзасы кул күтәреп тавыш бирде. Израиль 132 урынлы шураның 41 әгъзасын, шул исәптән 37 Хәмас вәкилен төрмәгә япкан иде. Тавыш бирү алдыннан Израиль хөкүмәте тагын бер мәртәбә бу хөкүмәткә каршы булуын белдерде. Израиль бу хөкүмәтнең программасы Израилнең яшәргә хокукын тану һәм көч кулланудан баш тарту кебек халыкара таләпләргә җавап бирми диде. Фәлестин президенты, Фатаһ хәрәкәте вәкиле Мәхмүт Габбас Парламентка мөрәҗәгатендә халыкара җәмагәтчелекне Фәлестин хөкүмәтенә каршы финанс бойкотын туктатырга чакырды һәм Фәлестинлеләр һәртөрле көч куллануны кире кага диде. Хәмас вәкиле, премьер-министр Исмаил Хәния хөкүмәт Израиль оккупациясенә каршы торачак диде. Израиль рәсмиләре бу белдерүне террорчылыкны яклауга тиңләде.
XS
SM
MD
LG