Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия республикасында парламент сайлауларының икенче өлеше үтә.
Анда узган сайлаулардан буш калган 17 урынга вәкилләр сайлана.
4 мартта үткән беренче турда 18 депутат сайланды.
Грузия хакимиятләре бу сайлауларны хөкем итеп чыкты.
Европа Берлеге белән Кушма Штатлар да Грузиянең бербөтенлеген яклавларын һәм Абхаз сайлавларын танымавларын белдерде.