Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Пхеньянның туңдырылган акчаларын кайтара


Кушма Штатлар Төньяк Кореяның туңдырылган миллионнарча долларын азат итәргә җыенуын белдерде. АКШ финанс министрлыгы вәкиле Даниел Гласер Макау банкында туңдырылган 25 миллионлап доллар һуманитар максатлар өчен Пхеньянга тапшырылачак диде. Бүген Пекиңда Төньяк Кореяның атом кораллары программасын ябуга багышланган 6 яклы сөйләшүләр яңартылды. Банкта туңдырылган хисаплар мәсьәләсе бу сөйләшүләргә комачауларга мөмкин иде. Сөйләшүләрдә Төньяк һәм Көньяк Кореялар, АКШ, Русия, Кытай һәм Япония катнаша.
XS
SM
MD
LG