Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово шахтасында шартлау 61 кешене үтерде


Русиянең Кемерово өлкәсендә Ульянов ташкүмер шахтасында шартлауда 61 кеше һәлак булды. Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйтүенчә, бүген иртән булган бу шартлау вакытында җир астында 168 күмер чыгаручы эшләгән булган. Коткаручылар шахтадан 88 күмерчене чыгарган. Кемерово өлкәсе рәсмиләре әйтүенчә, анда метан газы шартлаган.
XS
SM
MD
LG