Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия республикасы кичә икенче өлеш сайлауларда яңа парламентны сайлады.
Абхазия рәсмиләре парламенттагы 17 буш урынга вәкилләр сайланды дип белдерде.
4 мартта үткән сайлауларның беренче өлешендә 18 депутат кына сайланган иде.
Грузия хакимиятләре бу сайлауларны хөкем итеп чыкты.
Европа Берлеге белән Кушма Штатлар Грузиянең бербөтенлеген яклауларын һәм бу сайлауларны танымауларын белдерде.