Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киркүктә шартлавлар 15 кешене үтерде


Гыйракның төньягындагы Киркүк шәһәренең төрле урыннарында кимендә 3 шартлау булып кимендә 15 кешене үтерде һәм 40-лап кешене яралады. Ул шартлавлардан берничә сәгать элегрәк кенә Багдад үзәгендәге Шорҗа районында шыгыйлар мәчете янында бомба шартлап кимендә 3 кешене үтерде. Гыйрак башкаласыннан көньякта шыгыйлар яшәгән бер кечкенә шәһәр башлыгы тотык итеп алынды һәм үтерелде. Полиция әйтүенчә, шәһәр башлыгын үз йорты яныннан алып киткәннәр һәм соңрак бер зур юл буенда аның мәете табылган.
XS
SM
MD
LG