Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путин белән Назарбаев хезмәттәшлек турында сөйләште


Русия һәм Казахстан президентлары Владимир Путин белән Нурсолтан Назарбаев очрашып иктисадый, атом-төш һәм энергия хезмәттәшлеге турында сөйләште. Сөйләшүләрдән соң Путин хәбәрчеләргә Назарбаев Казахстанның Русия тәкъдим иткән халыкара уран баету үзәге төзү эшендә катнашырга теләвен белдерде диде. Казахстан уран белән тәемин итүче төп илләрнең берсе.
XS
SM
MD
LG