Әфганстанның көньягында НАТО җитәкчелегендәге көчләр су басудан йортлары җимерелгән 600-ләп кешене боралаклар белән башка урынга күчерде.
Бу турыда НАТОның Халыкара Иминлек Ярдәме Көчләре белдерүендә әйтелә.
Анда һава шартлары начар булуга, яңгыр дәвам итүгә карамастан Һолландия һәм АКШ боралаклары Һелманд белән Урузган виләятләре чигендәге урыннарга төшеп кешеләрне коткарды диелә.