Accessibility links

Русия берничә каза корбаннарын искә ала


Русия президенты Владимир Путин соңгы 4 көндәге фаҗигәле вакыйгаларда үлгән 180-ләп кешене искә алу өчен бу чәршәмбене матәм көне дип иглан итте. Иң зур каза дүшәмбе көнне Кемерово өлкәсенең Ульянов ташкүмер шахтасында булды. Анда шартлау нәтиҗәсендә кимендә 107 кеше үлде. Сишәмбегә каршы төндә Краснодар өлкәсенең бер авылында картлар йорты янып тагын 63 кеше һәлак булды. Шимбә көнне Самар һава аланында очкыч төшкәндә казага юлыгып 7 кеше үлде, 50-ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG