Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез журналистлар мәхкамәгә тартыла


21 мартта Уфаның Киров районы мәхкамәсендә “Провинциальные вести” гәзитенең баш мөхәррире Виктор Шмаков һәм бәйсез журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәмәтовны кешеләрне экстремистик гамәлләр кылырга чакыруда гаепләгән мәхкамә утырышы үтәргә тиеш иде. 2006 елның апрель ае санында “Провинциальные вести” гәзитенә кушымта рәвешендә бирелгән һәм Айрат Дилмөхәмәтов катнашлыгында нәшер кылынган “Площадь восстания” сәхифәсендә Башкортстан президентын кискен тәнкыйтьләгән һәм халык хакимиятне үз кулына алырга хаклы дип раслаган мәкаләләр басылган иде. Башкортстандагы ФСБ хезмәткәрләре бу мәкаләләрдә халыкны экстремистик гамәлләр кылырга чакыру бар дип, гәзитнең тиражын (120 мең) юк итәргә карар кылдылар һәм 28 апрельдә Виктор Шмаковны кулга алдылар. Соңрак аны иреккә чыгардылар һәм бер үк вакытта аңа һәм Айрат Дилмөхәмәтовка җинаять эше ачтылар. Бер елга якын тикшерүләр алып барганнан соң, 21 февральдә мәхкамә эше башланырга тиеш иде. Әмма, мәхкамә утырышына Айрат Дилмөхәмәтовның килә алмавы сәбәпле, чираттагы утырышны 21 мартка билгеләгән иделәр. Бу юлы да мәхкамә эшен башлый алмады. Гаепләнүчеләр адвокатсыз калган булып чыкты. Киләсе мәхкамә утырышы 5 апрельгә тәгаенләнде.

Виктор Шмаков та, Айрат Дилмөхәмәтов та үзләрен гаепсез дип белдерәләр. Аларның әйтүенчә, бу процесс хакимиятләрнең үч алуы булып тора. Кәрим Яуыш, Уфа
XS
SM
MD
LG