БМО Иминлек Шурасында уран баетуын туктатмаучы Иранга каршы чикләүләр резолүциясе турында сөйләшүләр дәвам итә.
Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия әзерләгән бу резолүция өлгесенә Индонезия, Катар һәм Көньяк Африка үзгәрешләр тәкдим итте.
Катарның БМОдагы илчесе Габдел Газир ән-Насыйр резолүция өлгесе бу атнада тавышка куелмас кебек диде.
БМОдагы Франция илчесе Жан Марк де ла Саблиер исә тавыш бирү бу атна ахырында үтәрдә мөмкин ди.