Гыйрактагы АКШ көчләре сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садрның өлкән ярдәмчесе Әхмәт Шибанины иреккә чыгарды. Аны азат итәргә премьер-министр Нури әл-Мәлики кушты.
Әс-Садр әл-Мәһди гаскәре башлыгы. Күптән түгел Вашингтон бу гаскәрне Гыйрактагы иминлеккә янаучы иң зур куркыныч дип атаган иде.
Шибаниның азат ителүе сәяси яктан әс-Садрга таянучы шыгый исламчы әл-Мәликинең абруен арттырыр дип көтелә.