Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров Мәскәу белән вәкаләтләрне бүлешү килешүенә каршы чыга


Чечня президенты Рамзан Кадыйров Грозный белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенә каршы булуын белдерде. Бу килешүне әзерләү аның атасы, 3 ел елек үтерелгән президент Әхмәт Кадыйров хакимияте чорында башланган иде. Килешүдә Чечнәгә икътисадый өлкәдә зур вәкаләтләр бирү, шул исәптән нефть акчаларыннан зур керем алу мөмкинлеге бирү турында әйтелә. РИА Новости агентлыгы белдерүенчә, Кадыйров андый килешүгә ихтыяҗ юк дип әйткән.
XS
SM
MD
LG