Гыйракның бер югары рәсмие Гыйрак хөкүмәте кайбер гыйсьянчы төркемнәр белән сөйләшүләр алып бара һәм аларның кайберләре әл-Каидәгә каршы берләшү турында килешүгә якын кебек дип белдерде.
Гыйракның милли татулык министрлыгының халыкара мәсьәләләр бүлеге мөдире Саад Йосыф әл-Мутталиби бүген иртән ББСга сөйләшүләр әл-Каидәне илдән бәреп чыгару максатында үткәрелә диде.