Русиянең Aэрофлот ширкәте 22 Аэробус А-350 юлчылык очкычы алачагын белдерде.
Aэрофлот бүген Мәскәүдә Европаның очкыч ясау ширкәте белән шул турыда ният килешүе имзалады.
Ул очкычлар 2014-2017 елларда тапшырылырга тиеш.
Килешү Русиянең искереп баручы юлчылык очкычлары тупланмасын яңартырга ярдәм итәчәк.
Җитештерү кичегүләр һәм финанс кризисы сәбәпле Аэробус Европада 10 мең хезмәткәрен эштән чыгарачагын белдергән иде.