Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран 15 британ диңгезчесен тоткарлады


Британия саклану министрлыгы белдерүенчә, Британиянең 15 диңгезчесен Фарсы култыгында иранлылар тоткарлаган. Министрлык белдерүенчә, Британ диңгезчеләре диңгезнең Гырак карамагындагы өлешендә сәүдә корабында көндәлек йөк төяү эше алып барган булган. Британия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә Лондондагы Иран илчесе министрлыкка чакыртылган һәм Британия үз диңгезчеләренең кичекмәстән җибәрелүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG