Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта интихар һөҗүмнәре: 30 кеше үлде


Башкаланың көньягында шартлаткыч тулы йөк машинасы шартлавы нәтиҗәсендә 20 кеше һәлак булды, 30лап кеше яраланды. Үлүчеләр арасында тыныч халык һәм полиция хезмәткәрләре бар. Тагын бер интихар һөҗүме төньяк-көнбатыштагы Тал Афар шәһәрендә булды, анда 10 кеше һәлак булды. Шартлау базарда булган, үлүчеләр арасында - ике полиция хезмәткәре. Кичә интихар һөҗүмендә Гыйракның сөнни вице-премьеры Салам әз-Заубаи яраланган иде. Аның янында булган 6 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG