Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан инкыйлабның 2 еллыгын билгели


Кыргызстан бүген Ләлә инкыйлабының ике еллыгын билгели. Аның нәтиҗәсендә озак вакыт хакимияттә булган президент Аскар Акаев урыныннан төшерелгән иде. Кайсы берәүләр бу вакыйга шатланып илдә күбрәк иреклекне якласа, башкалар, хәзерге хөкүмәткә тәнкыйтьләрен белдерә. Бүген Ош төбәгендә, хөкүмәт биргән вәгъдәләрнең үтәлмәвенә тәнкыйть белдереп урам җыены узды. Башкала Бишкәктә, президент Корманбәк Бакиев, җыелган халыкка моннаң соң каршылыкларның булмаячагы турында белдерде: Моннаң соң илдә фетнә булмаячак, Кыргызстан хәзер канунлы хакимият һәм канунга ия. Халык илдә тынычлык булуны тели. Президент буларак, милли бердәмлек һәм тынычлыкны саклау өчен кулдан килгәнне эшлиячәкмен." 2 ел елек меңләгән кеше хөкүмәт бинасына бәреп керде. Милиция бер каршылык та күрсәтмәде. Соңыннан президент Акаевның чит илгә китүе мәгълүм булды. Каршылык чаралары исә 1 ай алдан башланган иде. Башта алар, сайлаулар нәтиҗәсендә, Акаевның парламентка үз кешеләрен үткәрү тырышлыгына каршы иде, аннан соң урам җыеннары Акаевның үзенә каршы оештырыла башлады. Мәгълүмат чаралары Кыргызстандагы Ләлә инкыйлабын – елекке совет җирләрендәге чираттагы "төсле" инкыйлаб дип атады.
XS
SM
MD
LG