Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупциядә гаепләнүче ачлыкны дәвам итә


Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Светлана Кудряшова акча үзләштерүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Ул 23нче март ачлык игълан итте. Кудряшова Русиянең Генераль прокуроры Чайка, Юстиция министры Устинов һәм Башкортстан Президенты Рәхимовларга мөрәҗәгать юллады. Ул үзен кулга алу һәм акча үзләштергән дип җинать эше ачуның үч алу булуын белдерә. Кудряшова сүзләренчә, аңа Башкортстан прокуроры урынбасары Валерий Гатауллин эшкуар улына ярдәм итү мәсъәләсендә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Кудряшова канунсыз үтенечне кире каккан. Аның сүзләренчә, бу шуның өчен үч алу. Баш теркәүченең сүзчесе Әлфинә Карагужина “Азатлык” хәбәрчесенә әлеге мәсъәләләр буенча бер сүз дә әйтә алмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG