Башкортстан татарларының 21 кешедән торган төркеме Казанда узган федераль милли-мәдәни мөхтәриятнең 3нче корылтаенда катнашып кайтты. Чарада чыгыш ясаучылар арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте башы Рәмил Бигнов та булган. Шулай ук Татарстанның матбугат чараларына Башкортстан төркеме вәкилләре әңгәмәләр биргән. 25нче март Уфага кайтып төшкән төркем вәкилләре якын арада мөхтәрият эшчәнлеге һәм Казандагы форум уңаеннан утырыш үткәрергә җыена.