Таҗикстан президенты Имамали Рахмонов ватандашларны теркәү хезмәтләренә яңа туган балаларның фамилияләрен руслардагы "-ов" һәм "-ев" кушымчаларын өстәми генә язарга кушты.
Узган атнада Таҗикстан президенты үзе дә фамилиясендәге "-ов" кушымчасын бетерергә теләвен белдергән иде.
Шуннан бирле җирле киңкүләм мәгълүмәт чараларында Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон дип атала.