Кытай президенты Һу Җинтао сәфәренең икенче көнендә Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән Һу ике ил арасында метал, шахталар һәм нефть өлкәсенә караган 4 миллиард долларлык сәүдә килешүләре имзалады.
Аңа кадәр президентлар Мәскәүдә зур Кытай күргәзмәсен ачты.
Дүшәмбе Мәскәүдә очрашудан соң ике җитәкче энергия өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләүләрен игълан итте һәм Иран белән Төньяк Кореяның атом программалары мәсьәләләренә Русия белән Кытайның карашлары охшаш булуын белдерде.
Бүген кич Кытай Президенты Татарстан башкаласы Казанга килә.