Русия БМО Иминлек Шурасында Сербиянең күпчелек халкын албаннар тәшкил иткән Косово төбәгенә чикләнгән бәйсезлек бирүне тавышка куяр алдыннан Косовога тикшерүче төркем җибәрергә тели.
Моны сишәмбе көнне БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркин белдерде.
Сербия белән бергә Русия дә БМОның Косоводагы махсус вәкиле Мартти Аһтисаари тәкъдим иткән чикләнгән бәйсезлек планына каршы чыкты.
Аһтисаари бәйсезлек Косово низагына бердәнбер чишелек ди.