Уфадагы эре панельле йортлар төзү ширкатен оештыручыларның берсе — Азамат Хәсәнов узган ел зур күләмдә акча урлап качкан иде. Ул 150 миллион сум акчага ”аю мае” сөрткән. Соңгы тапкыр эшкуарны Мәскәүнең Шәрәмәт һава аланында күргән булганнар. Уфа шәһәрендәге иң зур ширкәт җитәкчеләре утырышында эшкуарның кайдалыгын хәбәр итүчегә зур күләмдә акчалата бүләк тапшырырга булдылар. Аның күләме 500 000 сум.
Мөнир Вафин, Уфа.