Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан премьер-министры урыныннан китте


Азатлык радиосының Кыргыз редакциясе хәбәр итүенчә, премьер-министр Азим Исабеков вазыйфасыннан киткән. Аның урынына вакытлыча Социал-демократик партия рәисе һәм Реформалар яклы хәрәкәт вәкиле Алмаз Атамбаев билгеләнгән. Бу атнада Исабековның 5 министрны урыннарыннан алу карарына президент Корманбәк Бакиев каршы чыгып, коалицион хөкүмәт төзелгәнче министрлар үз эшләрен дәвам итәчәк дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG