Нью-Йоркта теркәлгән Журналистларны яклау комитеты Башкортстанда Провинциалные Вести газеты баш мөхәррире Виктор Шмаковны хөкем итүгә борчылу белдерә.
Шмаков коррупцияне тәнкыйтләүче һәм президент Мортаза Рәхимовны хакимияттән чигенергә чакыручы 2 мәкаләсе өчен экстремизмда гаепләнә.
Аңа 5 еллык төрмә җәзасы яный.
Журналистларны яклау комитеты Шмаковка белдерелгән барлык гаепләвләрне кире алырга чакыра.