Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә Төньяк Осетиянең 15 милиция хезмәткәре тоткарланды


Ингушетия милициясе күрше Төньяк Осетиянең 15 милиция хезмәткәрен тоткарлады. Ингушетиядә Төньяк Осетиядән качак булык килгән дистәләрчә мең ингуш яши. Хәбәрләргә караганда, Төньяк Осетиядән оешкан җинаятчеләр төркеме Ингушетиягә кереп кимендә 4 ингушны тоткарлаган. Шуннан соң ярдәмгә өстәмә ингуш көчләре килеп бераз каршылыктан соң Төньяк Осетиянең 15 милиция хезмәткәрен тоткарлаган. Мөселманнар яшәгән Ингушетия белән христианнар яшәгән Төньяк Осетия арасында 1992 елда 10 көнлек сугыш булып алган иде.
XS
SM
MD
LG