Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ФММА-нең III Бөтенрусия хисап-сайлау конференциясе РЕЗОЛЮЦИЯСЕ


Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең (ТФММА) III Бөтенроссия хисап-сайлау конференциясе татар халкының тарихи Ватаны булган Россия Федерациясендә бөтен татар этносының язмышын билгели торган үзгәрешләр баруын билгеләп үтә. Россия татарлары илнең социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертәләр, дәүләтчелекне ныгытуга һәм җәмгыятьтәге татулыкны, тотрыклылыкны саклап калуга ярдәм итәләр.

Татар халкынының рухи һәм методик үзәге буларак, Татарстан Республикасының фәнни-интеллектуаль ресурсларына һәм мәдәният-мәгариф учреждениеләренә таянып, Бөтендөнья татар конгрессы карарлары нигезендә татар милли-мәдәни автономияләре үз эшчәнлекләрендә милли традицияләрне, телләрне һәм мәдәниятләрне саклап калуны һәм үстерүне гарантияләүче конституциячел нормаларны гамәлгә ашыралар.

"Милли-мәдәни автономияләр турында" Россия Федерациясе Законы кабул ителгәннән соң узган 10 ел эчендә Россия татарларының экстерриториаль этномәдәни структурасы идеясының эчтәлеге тагын да баетылды. Татар милли-мәдәни автономияләре (ММА) татар этномәдәни оешмалары арасында оешканрак һәм йогынтылырак көчкә әверелде. Федерациянең 25 субъектында татар региональ ММА төзелде һәм эшли. 2002-2007 елларда илнең 36 регионында эшләп килүче җирле милли-мәдәни автономияләрнең әһәмияте артты һәм гомуми саны ишәйде. Региональ хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, җирле ММА шәһәрләрдә, микрорайоннарда, муниципаль берәмлекләрдә 200дән артык татар халкының мәдәниятен, мәгарифен үстерү, милли традицияләрен пропагандалау белән шөгыльләнә.

Ульяновск, Иваново, Омск, Төмән, Мәскәү өлкәләрендә һәм Мәскәү шәһәрендә, Удмуртия һәм Башкортостан республикаларында ММАлар аеруча уңышлы һәм бердәм эшли. Татарстан Республикасының мәдәният, мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, шәһәр һәм район администрацияләре ярдәмендә Россия регионнарындагы татар милли-мәдәни оешмалары, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты белән берлектә, Сабан туе милли бәйрәмен һәм башка мәдәни тамаша чараларын, спорт ярышларын уздыралар. Татарстан һәм Россия регионнары хакимият органнары ярдәмендә, Татарстан Республикасының югары уку йортлары белән берлектә, милли-мәдәни автономияләр татар сыйныфларын һәм мәктәпләрен ачу, татар яшьләре вәкилләрен Татарстан Республикасының югары уку йортларына укырга кертү, аларда милли үзаң тәрбияләү буенча чаралар күрәләр.

Этномәдәни оешмаларның федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеген үстерү, Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә барлык төбәк милли-мәдәни автономияләр вәкилләре кергән Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы сизелерлек өлеш кертә.

Конференция делегатлары социаль-икътисадый реформалар, хакимият системасын ныгыту, иҗтимагый-сәяси көчләрне активлаштыру, мәдәният, мәгариф, мәгълүмат каналларының бөтен инфраструктурасын, гуманитар учреждениеләрнең эшчәнлек принципларын үзгәртү һәм глобализацияләүнең яңа күренешләре милли-мәдәни автономияләр алдында Россия татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеген тамырдан үзгәртүне таләп итә торган катлаулы бурычлар куя дип саныйлар. Татар федераль ММА гомумроссия һәм бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге кысаларында эш итеп, региональ һәм федераль дәрәҗәдә татарларның мәнфәгатьләрен тагын да нәтиҗәлерәк якларга, сайлау кампанияләре барышына йогынты ясарга һәм гражданлык җәмгыятен торгызудагы башка мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле.

ТФММА Советының хисап докладында һәм делегатларның чыгышларында Россия татарларының нәтиҗәле эшли торган гомумфедераль структурасын торгызу озакка сузыла дип билгеләп үтелә. ТФММА Советы узган чорда үз хезмәткәрләреннән торган аппараты һәм мөстәкыйль бюджеты булган мөстәкыйль башкарма орган төзи алмады. Нәтиҗәдә, "Милли-мәдәни автономияләр турында" Россия Федерациясе Законында билгеләнгән мөмкинлек тулы күләмдә файдаланылмый, регионнардагы этномәдәни процессларны координацияләү, региональ һәм җирле автономияләргә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү буенча ТФМАА Советы мөмкинлекләре һәм вәкаләтләре үтәлмичә кала. ТФМАА Советының яңа составына регионнардагы вәзгыятькә йогынты ясау һәм федераль закон чыгару, башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү, матди һәм мәгълүмати ресурсларны туплау буенча хәлиткеч һәм максатчанрак эш алып барырга кирәк.

Милли-мәдәни автономияләр кайбер регионнарда федераль законнарның үтәлмәвен, ММА кысаларында чиновникларның милли мәдәни үсеш идеяләренә, милли мәгариф, мәдәният мәсьәләләрен хәл итүгә карата конструктив булмаган мөнәсәбәтләрен билгеләп үтәләр. Башкортостан Республикасында татарларның җирле һәм төбәк милли мәдәни мохтариятен теркәүдән баш тарту, милли мәгариф, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә комачаулык итү очраклары бар. Россия Федерациясенең күпчелек регионында татар телендә телерадиотапшырулар бик аз калды яисә бөтенләй туктатылды, милли газеталар чыгаруга финанс ярдәме күрсәтелми.

Федераль дәрәҗәдә ММА проблемаларын хәл итү һәм милли сәясәт булдыруны нигезсез рәвештә сузу тискәре роль уйный. Этникара мөнәсәбәтләр турында, федераль автономияләргә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре хакында закон проектлары һәм тәкъдимнәр, хакимият органнары белән җәмәгать оешмалары арасындагы эшчәнлекне җайга салучы норматив документлар үз көченә керми.

Мондый вәзгыятьтә татар ММА эшчәнлеген активлаштыру, Татарстан Республикасының нәтиҗәле инновацион сәясәте һәм аның фәнни-мәдәни куәте татарлар яши торган регионнардагы һәм, гомумән, илдәге вәзгыятькә уңай йогынтыны көчәйтергә сәләтле. Конференция делегатлары Россия татарларының федераль хакимият һәм Татарстан Республикасы, Россия регионнарының идарә структуралары органнары арасындагы вәкаләтләрне һәм җаваплылыкны бүлешү нигезендә үзара нәтиҗәле эшчәнлекне хуплауларын белдерделәр. Россия Федерациясе законнары һәм норматив актлары нигезендә хакимият органнары һәм милли-мәдәни оешмалар арасындагы вәкаләтләрне һәм вазыйфаларны төгәл ачыклау кирәклеге билгеләп үтелде.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең III Бөтенроссия хисап-сайлау конференциясе, ТФММА Советы рәисе Р.С.Вәлиевнең хисап нотыгын, контроль-ревизия комиссиясе мәгълүматын игътибарга алып, бөтенроссия конференциясендә катнашучыларның чыгышларына таянып һәм Россия регионнары ММА вәкилләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, түбәндәгеләрне Россия Федерациясе татарлары милли-мәдәни автономияләренең мөһим бурычлары дип саный:

- демократик реформаларны хуплау, күпмилләтле федератив дәүләт буларак Россияне ныгыту, этносларның тигезлеген, Россия халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуны гарантияләүче Конституция һәм Закон нигезләмәләрен тайпылышсыз үтәү;

- Экстремизм күренешләренең һәм милли, дини җирлектәге ксенофобиянең теләсә нинди рәвешләрен гаепләү;

- Россия Федерациясе регионнарында милли-мәдәни автономияләрнең уңышлы эшчәнлеге өчен кирәкле законнар һәм норматив документлар кабул итүгә, аларга хокукый һәм матди ярдәм иүгә, региональ һәм федераль ММАларны финанслауга булышлык күрсәтү;

- Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең хакимият органнары арасында вәкәләтләр бүлешү һәм эшләр алмашу турындагы шартнамә төзелүне хуплау;

- Россия татарларына гомумфедераль үсеш программасын һәм татарлар яши торган регионнарда мәгариф системасын, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү программаларын әзерләү;

- Россия регионнарында яшәүче ватандашларына, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстан Республикасының ярдәмен киңәйтү, Татарстан Республикасының мәдәни-мәгариф һәм фәнни учреждениеләре мөмкинлекләреннән файдалану;

- татар милли-мәдәни оешмаларының Россия Федерациясе регионнары хакимият органнары, Бөтендөнья татар конгрессы структуралары белән тыгыз хезмәттәшлеге;

- татарлар яши торган регионнарда региональ һәм федераль татар ММА Советларының актив катнашында хакимият органнары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре белән мәдәни һәм эшлекле хезмәттәшлеккә ярдәм итү;

- эшкуарлык традицияләрен яңартуга этәрә торган эшлекле хезәмттәшлекне активлаштыру, татарлар яши торган регионнарда сәүдә йортлары, хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре челтәрләрен киңәйтү;

- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы эшчәнлеген камилләштерү, үз башкарма структурасын булдыру, региональ һәм федераль, җирле ММА Советларының матди-техник базаларын ныгыту;

- Россия татарлары турында һәм татар этномәдәни оешмалары торышы турында белешмәләр базасын яңарту һәм системалаштыру, Этнологик мониторинг үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән аналитик эшчәнлекне җайга салу;

- Россия Федерациясе регионнарында татар массакүләм мәгълүмат чаралары челтәрен үстерү, Россия татарларының Интернет сайтларын һәм порталын ачу;

- милли һәм тарихи узаң, сәяси һәм гомуми культура булдыру, яшь буынны традицияләргә, мәдәнияткә, телгә, диннең гуманлы кыйммәтләренә җәлеп итү бурычларының өстенлеген тәэмин итү;

- барлык халык һәм конфессия вәкилләренә карата толерантлык традицияләрен саклап калу һәм үстерү.

Конференция делегатлары әлеге мәсьәләләрне хәл итү барлык милли-мәдәни берләшмәләрне консолидацияләгәндә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлек иткәндә, шулай ук федераль үзәге ягыннан аңлау һәм хуплау тапканда гына мөмкин, дип ышаналар. Без җәмгыятьнең барлык сау көчләрен конструктив хезмәттәшлеккә чакырыбыз һәм Россия Федерациясендә милли мәсьәлә илебезнең барлык халыклары, һәр россияле мәнфәгатьләрендә чишелергә тиеш, дип ышанабыз.

Казан шәһәре 2007 елның 24 марты

XS
SM
MD
LG