Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкотрстан татарлары: “Кул күтәреп утырырга бармадык”


Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге дә, рәсми даирәләр дә 24 мартта Казанда үткән Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте конференциясе нәтиҗәләренә, Башкортстан делегациясенең андагы эшчәнлегенә анализ ясыйлар. Хәбәр ителгәнчә, конференция эшендә Башкортстаннан иң зур делегация катнашты. Башкортстан татарлары сан белән генә түгел, ә үзләренең активлыгы, ниндидер максатчан ярсулыклары белән әлеге конференциянең эш температурасын билгеләделәр. Башкортстан делегатлары үзләренең чыгышларында республика татарларының төп проблемаларын да, гомумтатар милли проблемаларын да күтәрделәр. Фәкать Башкортстан делегациясе җитәкчесе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рамил Бигнов кына Татарстан белән федераль үзәк арасындагы Шартнамәнең гамәлгә керү процессының туктатылуына борчылу белдерде, расланырга тиешле Шартнамәнең төрле төбәктә яшәүче татарларның милли-мәдәни хокукларын яклауда мөһим роль уйнарга тиешлегенә басым ясады. Башкортстан делегатлары әлеге форумда чыгыш ясаган Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин белән дә залдан торып полемикага керделәр. Фәрит әфәнде Мөхәмәтшин, нигездә Башкортстан делегатларына төбәп, Татарстан белән Башкортстан арасын бозарга ярамый, татарга башкорттан да якынрак кан-кардәш халык юк, дип сөйли башлагач, залдан Мөхәмәтшингә Башкортстан депутатларының Дәүләт думасында да, Федерация советында да Татарстанның Шартнамәсенә каршы тавыш биргәнлекләрен искә алдылар. Ә инде “кан-кардәшлеккә” килгәндә, гөмер бакый татарга аяк чалучылар түгел, ә һәрвакыт, татар өчен иң авыр заманнарында да аңа аркадаш булган мариларны онытырга ярамаганлыгы әйтелде. Башкортстан делегациясе Казанга килүенең төп максаты итеп шушы дәрәҗәле җыенда Башкортстан татарлары хәле турында махсус Белдерү кабул иттерүне куйган. Әмма, әлеге Белдерүне кабул итү бөтенләй искә алмаган киртәгә очрады. “Кан-кардәш” Башкортстан түрәләренең ачуын чыгармас өчендер инде, рәсми һәм иҗтимагый Казан вәкилләре аяк терәп әлеге Белдерүгә каршы чыктылар. Әмма, Башкортстан делегатларының ярсу активлыгы, күпчелек делегатларның Башкортстан делегациясенең бу инициативасын аңлап кабул итүе аркасында, күпчелек тавыш белән бу Белдерү кабул ителде. Шулай итеп, Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте конференциясе эшлекле шартларда, җанлы үтте, дияргә була. Бу конференциянең төп нәтиҗәсләренең берсе итеп, һичшиксез, мөхтәрият рәисе итеп теләсә кайсы ишекне тибеп ачып керердәй шәхеснең – Русия Дәүләт думасы депутатының сайлануын санарга мөмкиндер. Конференция эшендә рәсми Татарстанның актив катнашуы да өметле күренеш, әлбәттә. Әмма, шул ук вакытта федераль хакимиятләрнең әлеге җыенга, икенче төрле әйткәндә, сан буенча Русиядә икенче урында торган халыкка – татарларга, аларның проблемаларына салкын караганлыкларын да күрмичә булмый. Идел буе федераль округы башлыгы Александр Коновалов конференциягә килүне дә һәм, хәтта, конференциядә күзле бүкән сыйфатында утырган үзенең бер ярдәмчесе аша булса да, татарларга сәлам-теләк тапшыруны да кирәк дип тапмаган. Кәрим Яуыш, Уфа
XS
SM
MD
LG