Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Гарәп Лигасының фәлестин тәкъдимен яклавын хуплый


Израиль премьер-министры Эһүд Олмерт Гарәп илләре җитәкчеләренең фәлестин низагын чишү тырышлыкларын яңартуын инкыйлабый үзгәреш дип хуплау белдерде. Кичә Гарәп илләре җитәкчеләре 2002 елда тәкъдим ителгән планга хуплау белдергән иде. Бу план, әгәр дә Израил 1967 елда басып алынган җирләрдән чигенсә, Израильне тануны һәм иминлек гарантияләре бирүне күздә тота. Олмерт бу тәкъдимне хуплау белән бер үк вакытта, тәкъдимдә әйтелгән фәлестинлеләрнең төп таләбенә, фәлестин качакларның Израильгә кайту хокукын тануга каршы чыкты.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG