Русиянең федерация шурасы рәисе Сергей Миронов президент Владимир Путинга өченче мөддәткә хакимияттә калу мөмкинлеге бирүче конституцион үзгәрешләр тәкъдим итте.
Киңкүләм мәгълүмәт чаралары белдерүенчә, Миронов президентлык мөддәтен 4 елдан 7 елга үзгәртергә һәм бер үк кешегә 3 мәртәбә президент итеп сайлану мөмкинлеге бирергә тәкъдим итә.
Путин киләсе язда икенче президентлык мөддәте тәмамланганнан соң вазыйфасыннан китәчәген белдергән иде.