Accessibility links

Кайнар хәбәр

Березовский Русия прокурорлары белән очраша


Күренекле кәсепче, Мәскәү Кремле белән каршылыкта булган Борис Березовский элекке Русия күзләү офицеры Александр Литвиненконың нурланышлы матдә белән агуланудан үлүен тикшерү өчен Лондонга килгән Русия прокуратурасы хезмәткәрләре белән очрашачагын белдерде. Березовски Русия һәм Британия рәсмиләре иминлек гарантияләүче шартлар турында килешкәннән соң җомга көнне үтәчәк бу очрашуга ризалашканлыгын әйтте. Березовскиның дусты Литвиненко үз үлеме өчен Русия президенты Владимир Путинны гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG