Сри Ланканың Тамил гыйсьянчылары тыныч халык утырган автобуста бомба шартлатып 15 кешене үтерде. Корбаннарның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар.
Хәрбиләр әйтүенчә, һөҗүм утрауның гыйсьянчы көнчыгышында булган. Бу һөҗүм белән узган төндәге барлык корбаннар саны 32-гә җитте.
Сри Ланкада соңгы 15 айда көн саен диярлек булган бәрелешләр, һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 4 меңләп кеше үлде.
Хокук яклаучылар хакиятләрне дә, гыйсьянчыларны да рәхимсез эш итүдә гаепләп утрауда халыкара хокук яклау күзәтүчеләре булдырырга чакыра.