Тәһранның дәүләт карамагындагы киңкүләм маглүмәт чаралары Фарсы култыгында тотылган 15 британ диңгезчесенең барысы да дәүләт чикләрен бозып диңгезнең Иран өлешенә кергәнлекләрен таный дип белдерде.
Елегрәк Иран телевидениесе британлыларның дүртесенең 23-нче мартта тотылыр алдыннан Иран ягына рөхсәтсез кергәнлеген тануларын күрсәткән иде.
Британия Иранның бу белдерүләрен хөкем итеп чыкты һәм тагын бер мәртәбә ул диңгезчеләр Гыйрак ягыннан алып кителгән диде.